«ӘНИ – иң кадерле сүз!» (12+)

25 ноябрь көнне 17 нче санлы китапханәдә «ӘНИ – иң кадерле сүз!» дигән чара уздырылды. 

Нет дороже
IMG-20221123-WA0007
20221123_141518

Әниләр көне – елның иң җылы көне, бу көнне һәркем җир йөзендәге үзе өчен иң якын һәм кадерле кешесе – әнисенә күңел җылысын һәм мәхәббәтен аерым бер игътибарлылык белән бүләк итәргә тырыша.
Алып баручы әлеге гаҗәеп бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, башка илләрдә аны бәйрәм итү йолалары турында сөйләде. «Үзенчәлекле котлау», «Сүзне тартмачыкка сал», «Безнең әниләр» бәйгеләреннән торган кызыклы программа әзерләнде. Балалар назлы һәм яраткан әниләренә багышлап шигырьләр укыды. 
«Әниемә букет» иҗади мастер-классы аеруча зур кызыксыну тудырды. Һәр бала үз әнисенә иң матур бәйрәм открыткасы эләксен өчен зур тырышлык куйды. 

Бәйрәм уңаеннан «Әни – иң кадерле сүз» матур китап күргәзмәсе-котлау әзерләнде, ул да игътибарсыз калмады. Бәйрәм күңелле узды! Көннәр суык булуга карамастан, һәр катнашучы бу чарадан күңел җылысы алып кайтып китте. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: